Татарстанның Чүпрәле районында кыска ялганыш аркасында янгын чыккан, анда ир-ат һәлак булган.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Коршанга-Шигали авылында шәхси торак йорт һәм торак булмаган корылма янган – янгынның мәйданы 180 квадрат тәшкил иткән. Янгынны сүндергәндә 85 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар.
Янгынның сәбәбе электросуыткыч эшендәге өзеклек булырга мөмкин, диелә хәбәрдә.
Нет комментариев