Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Дачада кайбер үсемлекләрне үстерү тыела

Бу хакта «Татар-информ » га адвокат Дмитрий Аграновский сөйләде.

Дача участогында наркотиклы һәм зарарлы үсемлекләр үстерү тыела.

РФ Хөкүмәтенең 934 нче карары нигезендә дача кишәрлекләрендә үсемлекләрнең түбәндәге төрләрен үстерү тыела:

– банистериопсис каапи;

- гармал;

- зәңгәр лотос;

- составында псилоцибин һәм (яки) псилоцин булган теләсә нинди төрдәге гөмбәләр;

- кабреран диплоптерисы;

- ибога;

– өч төсле ипомея;

- мескалинлы кактус һәм мескалинлы башка төр кактуслар;

- кокаин куагы;

- киндер;

- мәк;

- мимоза хостилис;

- митрагина;

- яшел психотрия;

- Гавай Розасы;

- калкансыман турбина;

- күрәзәчеләр шалфее;

- эфедра.

Мондый үсемлекләрне үстергән өчен административ җаваплылык каралган. Ләкин әгәр дә бу зур күләмдә бара икән, дача участогы милекчесенә җинаять җәзасы да яный ала.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев