Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Дачада шашлык пешерүчеләргә штраф яный: кагыйдәләрне беләсезме?

Дача участокларында шашлык пешерергә яратучылар өчен яңа кисәтү белдерелде.

Гади кебек кенә тоелган ял янгын куркынычы аркасында шактый зур штрафлар белән тәмамланырга мөмкин.

Мәскәү өлкәсе Думасы вәкиле Владимир Шапкин белдерүенчә, мангалны дөрес урнаштырмау 15 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Ә инде саксызлык нәтиҗәсендә янгын чыга калса, штраф күләме 50 мең сумга кадәр арта.

Кагыйдәләр буенча: шашлыкны бары тик металл яки кирпеч мангалда, махсус мичтә яки җиһазландырылган барбекю зонасында гына пешерергә ярый; мангал белән иң якындагы корылма арасында кимендә 5 метр ара булырга тиеш; янәшәдә һәрвакыт су яки янгын сүндергеч булуы мәҗбүри.

Белгечләр искәртә: гади иминлек кагыйдәләрен үтәү сезне штрафлардан гына түгел, ә җитди бәла-казалардан да саклый.

Шуңа күрә табигать кочагында ял иткәндә дә сак булырга онытмагыз — шашлык тәмле булсын, ә ял тыныч үтсен!

 

https://shahrikazan.ru

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев