Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дачаны кышка дөрес әзерләмәгән очракта штраф салырга мөмкиннәр

Дачаны кышка әзерләү закон нигезендә башкарылырга тиеш, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына хокук факультеты доценты Лариса Солдатова. Бу хакта РИА Новости яза.

 

Эксперт сүзләренчә, дача хуҗаларына үз территорияләрендә чүп-чар, үлән, яфрак һәм башка калдыкларны яндыру катгый тыела. Моның өчен махсус җиһазландырылган урыннардан файдаланырга кирәк.

Юрист искәртеп узганча, коры ботак һәм яфракларны яндырырга рәсми рәвештә рөхсәт ителә. Чокырның тирәнлеге 30 см дан да ким булмаска, диаметры бер метрдан зуррак булырга тиеш. Чокыр торак йортлардан биш метр ераклыкта, ылыс агачлары үсә торган урманнан – 100 метр һәм яфраклы агач үсә торган урманнан 30 метр ераклыкта урнашырга тиеш.

«Әгәр участок торф туфракларында урнашкан булса, анда чүп яндыру гомумән тыелган», - дип өстәде Солдатова.

Әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән очракта җаваплылык каралган. Физик затларга — биш мең сумнан алып 15 мең сумга кадәр, вазифаи затларга — 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 400 мең сумга кадәр штраф салу белән яный, диелә хәбәрдә.

 

ЧЫГАНАК

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев