Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Данил- беренче, Аделина- иң көчлеләр унлыгында

Чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Чемпионаты булып үтте.

Ул Сочидагы “Русские горки” трамплиннар комплексында узды. Анда илнең иң осталардан булган 120 спортчысы катнашты.

Россия Чемпионатына Лениногорскиның “Олимпия резервы” спорт мәктәбендә тәрбияләнгән Данил Садриев беренче урынны алуга иреште.  2022 нче елгы кышкы Олимпия уеннарының көмеш призеры  булган якташыбыз, үзенең мондый дәрәҗәле призга лаек икәнлеген, тагын бер кат исбатлады. 

Чемпионатның беренче көнендә чаңгычылар  “К-95” трамплиныннан сикерүдә ярыштылар. Анда Санкт Петербург, Мәскәү, Көньяк Сахалин Свердловск өлкәләреннән, Пермь, Краснодар крае, Башкортостан, Татарстан, гомумән алганда, илнең 11 регионыннан килгән канатлы чаңгычылар көч сынашты.

Якташыбыз Данил Садриев иң көчле көндәше булган Свердловск өлкәсе трамплинчысын 7,5 очкога узып, беренче урынга чыкты.

Ярышларда хатын –кызлар да катнашты. Әлеге Чемпионатта алар беренче тапкыр иң биек булган “К-125”  трамплинында осталыкларын сынаштылар. Лениногорскиның тагын бер спортчысы Аделина Ибраһимова, Россия Чемпионаты сыман дәрәҗәле ярышлар өчен, уңышлы гына чыгыш ясады. Ул иң көчлеләр унлыгына керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев