Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Данил Садриев россиялеләр арасында Олимпиадада зур трамплинда югары нәтиҗә күрсәтте

Лениногорскидан унсигез яшьлек спортчы 259,7 балл җыйды — бу Россия спортчылары арасындагы иң югары нәтиҗә.

 Татарстан спортчысы Данил Садриев Пекиндагы Олимпия уеннарында HS-140 зур трамплиннан сикерү ярышларының финал раундында 16 нчы урынны алды.

Лениногорскидан унсигез яшьлек спортчы 259,7 балл җыйды — бу Россия спортчылары арасындагы иң югары нәтиҗә. Зур трамплинда алтын медальне норвегияле Мариус Линдвик (296,1 балл) яулады, көмешне — Япония спортчысы Рею Кобаяси (292,8), ә бронза медаль немец Карл Гайгерга (281,3 балл) эләкте.

Чаңгыда трамплиннан сикерү. Зур трамплин.

1. Мариус Линдвик (Норвегия) — 296,1.

2. Рею Кобаяси (Япония) — 292,9.

3. Карл Гайгер (Германия) — 281,3.

16. Данил Садриев (Россия) — 259,7.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Садриев ераклык буенча (136,5 метр) квалификациядә бишенче нәтиҗә күрсәтте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев