Данлыклы ат караучылар истәлегенә «Аударыш» көрәше үткәрелде (+фотолар)
Карабаш поселогының «Нефтьче» стадионында танылган ат караучылар истәлегенә «Аударыш» ат өстендә көрәш турниры узган.
Турнирны Карабаш поселогы башлыгы Илдар Җәләев һәм «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин оештырган.
Чарада «Бөтендөнья татар конгрессы» вәкилләре дә катнашкан. Алар, үз чиратында, мәдәниятебезне саклауның мөһимлеген, туган як тарихын белергә һәм өйрәнергә кирәклеген билгеләп үткәннәр.
Кунакларны «Наза» фольклор ансамбле сәламләп, матур җырларын бүләк иткән. Килгән халык өчен пони атларында йөрү, төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге булган.
Ярышта Карабаш, Тайсуган, Әлмәт, Лениногорск, Алабуга, Ютазы һәм Тукай районнарыннан 25 кеше катнашкан. Алар арасында 12-14 яшьлек малайлар пони атларында, 15-18 яшьлек егетләр зур атларда көч сынашкан.
Нәтиҗәдә, лениногорскилылар арасында 80 килограммга кадәр авырлыкта Кубанычбек Сурунбек улы Iнче урын алса, IIIнче урынны Арслан Сәхапов яулаган. 80 килограммнан өстә авырлыгы булган лениногорскилылар арасында IIнче урынга Динар Хәйбриев лаек булган.
Шулай ук, ат өстендә җәядән атуда 1нче урынны — Булат Әюпов, 2нче урынны — Илдан Биләлов, 3нче урынны — Марсель Гумеров алган.
Бүрәнә белән йөгерү ярышында 1нче урын — Илнур Исламовка, 2нче урын — Ильшат Фазуллинга, 3нче урын — Ринат Давлетгәрәевкә бирелгән.
Таш ыргытуда 1нче урын — Илнар Гыйззәтуллин, 2нче урын — Рәмис Шәрәфиев, 3нче урын — Ильшат Фазуллинда.
Арканны ыргыту буенча 1нче урын Евгений Князькин, 2нче урын — Наил Мостафин, 3нче урын — Алмаз Тихоновта.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга кубок, медальләр, грамота, кыйммәтле һәм акчалата бүләкләр тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев