Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәваханәгә медицина полисы урынына штрихкод һәм паспорт белән

Табибка күренү өчен гадәти медицина полисы урынына штрихкод һәм паспорт белән килергә кирәк булачак.

Юрист Анастасия Мырсина 1 декабрьдән мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисларының цифрлашуы турында искә төшергән. Белгеч “Прайм” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, яңалык 1 декабрьдән – өлешчә, ә инде 2023 елның 1 гыйнварыннан – тулысынча гамәлгә керәчәк.

Шулай итеп, медицина һәм иминият оешмалары ОМС аша мөрәҗәгать итүче сырхауларның мәгълүмат базасына үтеп кереп, анда медицина ярдәме күрсәтелү турында мәгълүматлар алачак. Кешеләр исә мондый мәгълүматлар белән Дәүләт хезмәтләре порталы аша танышачак. Порталда шулай ук ОМС полисын алыштырырдай штрихкод алырга мөмкин. Табибка күренү өчен гадәти медицина полисы урынына штрихкод һәм паспорт белән килергә кирәк булачак, дип хәбәр итә https://vatantat.ru.

“Хәзер медицина оешмалары, шул исәптән җирле иминият компаниясенә, нинди сырхауны кабул итүләре, клиника, табиб, диагноз, күрсәтелгән ярдәм күләме турында һ.б мәгълүматларны тапшырырга тиеш булачак”, – дип аңлаткан юрист.

http://shahrichalli.ru 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев