Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Декрет ялы стажга керәме?

– 1992 елдан бирле мәктәптә эшлим. Ике балам бар. 1995–1997 һәм 2005–2007 елларда декрет ялында булдым. Бу еллар гомуми хезмәт стажына керәме икән?

Юрист Роман Архипов:

– Хезмәт стажы аны куллану максатыннан чыгып исәпләнә. Пенсия белән тәэмин итүне күздә тотканда, бала карау өчен бирелгән ял икегә бүленә. Беренче өлеше балага 1,5 яшь тулганчы түләү булганлыктан, хезмәт пенсиясен исәпләгәндә иминият стажына керә.

Ялның икенче өлеше исә (балага өч яшь тулганчы) түләүсез, шуңа күрә иминият стажына керми. Ләкин өзлексез хезмәт стажын билгеләү максатыннан (больничный, тиешле еллар хезмәт иткән өчен һ.б.) өч еллык декрет ялы тулаем хезмәт стажына керә.

Сүз уңаеннан, бала карау буенча ялны әтиләр дә алырга хокуклы. Бу еллар аларның хезмәт стажы булып исәпләнә.

https://vatantat.ru/2022/11/96707/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев