Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Декрет ялын иминият стажына кертәчәкләр

Пенсияне яңадан исәпләтү өчен Социаль фондның клиентлар хезмәтенә барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга мөмкин.

Россиядә бала карау ялын быел 1 гыйнвардан иминият стажына кертә башлаячаклар. Шулай итеп,1,5 яшькә кадәрге һәр баланы карау чоры ата-ананың иминият стажына кертеләчәк. Бу хакта «Ватаным Татарстан» яза.

    Моңа кадәр ата-ананың декрет ялына күп дигәндә алты ел бала карау чоры кертелгән. Дүрт баланы карау вакытына тигез бу. Ә инде игезәкләр (берьюлы ике яки өч бала) туганда, һәр баланы карау чоры аерым исәпкә алынып, бергә кушылачак.

Пенсияне яңадан исәпләтү өчен Социаль фондның клиентлар хезмәтенә барып яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга мөмкин. 2026 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыгучыларга исә барлык чорлар автомат рәвештә исәпләнәчәк.

 

https://atnya-rt.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев