Диспансеризация - үзең өчен, сәламәтлегең өчен
Лениногорскида яшәүче Әлфия Кәримова: «Диспансеризация - үзең өчен, сәламәтлегең өчен кирәк», - ди.
«Беркем дә синең сәламәтлегең өчен җаваплы түгел, фәкать син үзең генә. Дәүләт шундый мөмкинлекләр тудырган икән, поликлиникага барып, диспансеризация узарга кирәк», – дигән фикерен белдерде.
Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә. Сәламәтлек турында кайгыртуның мөһим һәм ышанычлы чарасы булып тора.
2026 елдан диспансеризациягә яңалыклар кертелде. Яңалыкларның берсе – атеросклероз авыруын профилактикалау өчен 40 яше тулмаган кешеләрнең липопротеин дәрәҗәсен һәм липид профилен тикшерү.
21-49 яшьлек хатын-кызлар биш елга бер тапкыр аналык муентыгы яман шеше килеп чыгу ихтималына тәэсир итә торган папиллома вирусы булу-булмауны тикшерә торган тест узачак. Моннан тыш, гипертония һәм диабет белән авыручыларга кайбер очракларда телемедицина технологияләре ярдәмендә диспансеризация узарга рөхсәт ителде.
Стандарт тикшерү тәртибенә буй озынлыгын, тән авырлыгын, кан басымын үлчәү, кан анализлары бирү, флюорография һәм эхокардиография узу керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев