Дума депутатлары СВОдан соң 36 сәгатьлек эш атнасына күчүне хәл итә
Проект кертәчәкләр
Дәүләт Думасында махсус хәрби операция тәмамланганнан соң 36 сәгатьлек эш атнасы турында проект кертергә планлаштыралар.
Бу хакта ТАССка Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб ("Бердәм Россия") сөйләгән. Аның сүзләренчә, кыскартылган эш атнасын 1-2 еллык тәҗрибә сыйфатында эш бирүчеләрнең ирекле катнашында тәҗрибә ясап, кертеп караячаклар.
Чыганак: http://aktanysh-rt.ru
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев