Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дуңгыз гриппын йоктыручылар саны арта

Россиядә 59,9 миллион кеше грипптан прививка ясаткан. Ил халкының 40,9 проценты бу. Гриппка каршы вакцинация барлык төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да үткәрелә.

Роспотребнадзор хәбәренә караганда, ОРВИны,  аденовирус кебек, респиратор вируслар китереп чыгара. Ләкин грипп вируслары өлеше дә артканнан-арта. Узган атнада илдә 70кә якын кешенең грипп йоктыруы ачыкланган. Чирләүчеләр арасыннан 70 процентының  2009 елгы H1N штаммын, ягъни дуңгыз гриппын йоктыруы билгеле булган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада да әлеге куркыныч гриппның тәүге очрагы ачыкланган.  Гомумән, ул хәзер сезонлы чиргә әйләнгән.

https://vatantat.ru/2022/11/97575/

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев