Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дүрт лениногорскилы йөзү буенча чемпион исемен яулады

Узган шимбә көнне Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында мәктәп укучылары арасында йөзү буенча “Р.Р. Шакировның VIII Мемориалы” республика ярышлары узды.

 

Бәйгенең  хуҗалары –лениногорскилылар, бу көч сынашуларда иң осталар рәтендә  булдылар.

Шәһәребездә инде традиция буларак үткәрелә торган  әлеге ярышларда  хуҗалардан тыш, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы һәм Җәлил командалары да катнашты. Барлыгы 200 спортчы җыелган иде.

Лениногорск йөзүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, күп кенә лаеклы бүләкләр яуладылар. Үзләренең яшь төркемнәрендә йөзүчеләр арасында  Захар Николаев, София Шәйхетдинова, Камил Галимов, Елизавета Шуманева, Лиана Шәйхетдинова, Адель Насыйбуллин бронза медальләр алуга ирештеләр.

Лениногорскилылар арасында  ярышларның көмеш призына лаек булучылар да бар.  Алар  дүртәү: Артур Шәйхетдинов, Артур Петров,  Яна Ханнанов һәм   Сергей Бажитов.

Чемпионнар булып Анастасия Кожевникова, Иван Терентьев, Роберт Харрасов һәм Эльвира Харрасова танылды.
8 спортчы катнашында  50 метрлы эстафета бәйгесендә  лениногорскиның яшүсмер егетләр командасы -икенче,  ә кызлар командасы - өченче урынны яулады.


Рөстәм Рәхим улы Шакиров йөзү буенча югары категорияле тренер-укытучы булган кеше. Хезмәт эшчәнлеген 1969 елда Лениногорск шәһәренең «Юбилейный» бассейнында йөзү буенча тренер-укытучы булып башлый. 1982 елда йөзү буенча балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең директоры итеп билгеләнә.  Лаеклы ялга чыкканчы шушы эшендә эшли. Аның җитәкчелеге елларында «Юбилейный» йөзү бассейны шәһәр халкы арасында зур популярлык яулый. Рөстәм Шакиров шәһәр мәктәпләрендә укучы балаларны икенче сыйныфтан башлап йөзәргә өйрәтү программасын гамәлгә кертә. Мондый программа әле республиканың бер генә шәһәрендә дә булмый.  1972 елдан башлап Лениногорск шәһәренең  “Юбилейный” бассейны йөзүчеләр командасы төрле дәрәҗәдәге ярышларның даими лидеры булып килә.  Рөстәм Рәхимович  йөзү буенча 8 СССР спорт мастеры әзерли.

фото: "Юбилейный" бассейннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев