Сәбәпләре.
Ел башыннан Татарстан Республикасында сулыкларда 87 һәлакәт булган, аларда 71 кеше, шул исәптән алты бала һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары, Татарстан Республикасының кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев сөйләде.
Шул ук вакытта сигез бала белән бергә 29 кешене коткарып калганнар. Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында республикада 88 һәлакәт булган, нәтиҗәдә 79 кеше һәлак булган.
Быел сулыклардагы һәлакәтләрнең төп сәбәпләре — махсус җиһазландырылмаган урыннарда су коену һәм сәламәтлек белән бәйле проблемалар яки исереклек аркасында суга егылып төшү. Җиһазландырылмаган урыннарда коену сәбәпле 29 кеше, ә сәламәтлек проблемалары яки исереклек аркасында суга егылып төшү очракларында 31 кеше һәлак булган.
Нет комментариев