1 декабрьдән тарифлар үзгәрәчәк.
1 декабрьдән газ, электр энергиясе, су һәм җылылык өчен тарифлар үзгәрәчәк. Бу хакта РФ икътисади үсеш министрлыгы хәбәр итте. Электр энергиясе 9%ка артачак.
Тарифлар киләсе елның 1 июленнән генә үзгәрергә тиеш иде. Россия хөкүмәте индексацияне иртәрәк үткәрергә булды. РФ икътисади үсеш министрлыгы мондый үзгәрешне “җылылык трассалары, су торбалары һәм башка объектларны” яңартырга кирәклеге белән аңлата.
Нет комментариев