Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Еллык Юлламасында Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә кирәкле һәм авыр эшләре өчен рәхмәт белдерде

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов регионның Дәүләт Советына еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итә.

 

«Татарстан  продукция белән тулысынча тәэмин ителгән һәм республикадан читкә дә күп кенә продукция чыгару мөмкинлегенә ия», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында.

«Агропромышленность комплексы республика икътисадында мөһим тармакларның берсе. Быел бөртелекләрнең мул уңышын җыеп алдык – 5 млн тоннадан артык. Шикәр чөгендере уңышы 1,8 млн тонна, май культуралары 600 мең тонна, бәрәңге уңышы 800 мең тонна, яшелчәләр 260 мең тонна булыр дип ниятләнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Улт авыл хезмәтчәннәренә мөһим һәм авыр эшләре өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук, тармакны ташламалы сыйфатлы ягулык белән тәэмин итүе өчен «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановка рәхмәтен җиткерде.

«Аграрийлар алдында ирешелгән күрсәткечләрне саклап, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп бурычлар тора. Шул исәптән моңа туфракның уңдырышлыгын саклап калу һәм мелиоратив комплекс үсеше хисабына ирешеп була», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев