Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны мошенниклар интернет аша машина сатабыз дип, миллион ярым сумнан да күбрәккә алдаган

Лениногорскидә яшәүче 32 яшьлек ир-атны мошенниклар интернет аша машина сатабыз дип, миллион ярымнан да күбрәккә алдаган.

Зыян күрүче интернет сайтларының берсендә үзен кызыксындырган белдерү укыган. Автомобиль сатып алу турында хыялланган ир кеше белдерүдә күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан. Аңа җавап бирүче үзен автосалон хезмәткәре дип таныштырган.

Килешү барышында, “автомобиль  сатучы” лениногорскилыга отышлырак шартлар тәкъдим иткән, аңардан таможня пошлинасын үзе  түләсә, автомобиль өчен  950 мең сум кирәк булуын әйткәннәр. Мөрәҗәгать итүче ризалашкан һәм тиешле сумманы күрсәтелгән счетка күчергән.

Берникадәр вакыттан соң ир-атка янә шалтыратып, автомобильнең штрафлары күп булу сәбәпле, томожня аша үткәрелмәвен белдергәннәр. Өлешчә булса да шул штрафларны түләргә кирәген әйткәннәр. Зыян күрүче кирәкле сумманы күчергән.

Әмма шалтыратулар яңа көч белән башланган, штрафның калганын да түләүне таләп итә башлаганнар, югыйсә машина таможняда калачак һәм аңа инде юристлар ярдәме кирәк булачак дигәннәр.

Шалтыратучыларның таләпләре торган саен үзгәрә баргач кына, ир-ат мошенниклар корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Аңа китерелгән зыянның гомуми суммасы  миллион ярым сумнан артык тәшкил итә.

 Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексы 159 маддәсенең 4 өлеше –мошенниклык билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев