Эш эзләүче лениногорскилылар вакансияләр ярминкәсендә катнашты
Лениногорскида Мәшгульлек үзәге эш эзләүчеләр өчен эш урыннары ярминкәсе уздырды.
Эш урыннары ярминкәсендә “Ремнефтегаз” “Лениногорск политехник колледжы, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү”, “Балалар йорты” һәм башка учреждение- предприятиеләр катнашты.
Эш урыннары ярминкәсенә 27 кеше килде. Шуларның 15е – хатын-кызлар һәм яшьләр дә бар иде. Ярминкәгә килүчеләр Мәшгульлек үзәге белгечләреннән консультацияләр алды, һөнәри әзерлек турында сорашты. 8 кеше эшкә юллама алып китте.
Эшсез гражданнарга юрисконсульт, тәрбияче, укытучы, автомобиль йөртүче, аш пешерүче, каравылчы, ПТО инженеры, монтажчы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, геодезист кебек һөнәрләр тәкъдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев