Эшләүче пенсионерлар декабрьдә арттырылган пенсия алачак
Бу хакта Россия Социаль фонды башлыгы Сергей Чирков хәбәр итте.
Эшләүче пенсионерлар декабрьдә арттырылган пенсия алачак.
Социаль фонд киләсе елның гыйнварыннан эшләүче гражданнар өчен пенсияләрне индексацияләүне яңарта. Әмма Яңа ел бәйрәмнәре сәбәпле, кайбер россиялеләргә гыйнварда тиешле пенсияләрне декабрьдә күчерәчәкләр.
«12 гыйнварга кадәр пенсия алучыларга түләүләр декабрь азагында башкарылачак. Башка көннәрдә пенсия алучы гражданнарга акча 2025 елның гыйнвар аеның тиешле даталарында түләнәчәк», - дигән Сергей Чирков.
Хәбәр ителгәнчә, киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев