Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЭТ эчәгесен ничек бетерергә?

Франс ХӘЛИЛОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:

" Эт эчәгесе — тамырдан үрчи торган чүп үләне. Аны тамырын зәгыйфьләндерү ысулы белән бетереп була. Җир өстендә аксыл үрентесе күренүгә, йолкырга кирәк. Төп таләп — яшел яфракларын үстерергә ирек бирмәү. Ак үренте күренгән чакта ук көрәк яки китмән белән мөмкин кадәр астанрак чапсагыз, кабат үсеп чыкканчы, тамыры тагын да ныграк хәлсезләнәчәк. Тамыр тагын 2-3 тапкыр үренте чыгарырга омтылыш ясый һәм корый."

- Күпьеллык чүп үләннәренә каршы көрәштә кайчак бакчачылар ялгыш җибәрә: җәен чүп үләнен утап, көзгә аларның санын киметәләр дә тынычланалар. Шул бер-ике чүп үләне йөз меңләгән орлык чәчә ала. Язын алар тишелә, кабат көрәш башлана дигән сүз. Шуңа күрә көзен, орлыкланган чүп үләннәрен, орлыгын коймыйча сак кына йолкып, бакчадан чыгарып ташларга кирәк.

Чыганак: https://vk.com/irekmaydani

Фото: https://www.freepik.com

 https://tulachi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев