Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәния Әхмәтова: балаларга һәм табигатькә багышланган ярты гасыр

Сугышлы авылында гомер итүче Фәния Әнвәр кызы Әхмәтованың мөгаллимлек стажы – илле дүрт ел.

Ул ярты гасырдан артык гомерен  яшь буынны туган як кадерен белергә, сакларга өйрәтүгә багышлаган кеше.

Фәния  Әнвәровна бетмәс-төкәнмәс энергиясе, балалар тәрбияләү, аларга белем бирү таланты, мәдәният-сәнгать һәм инде  туган җир табигате, аның байлыкларына булган мәхәббәте белән, гади кешедән аерылып тора.

Ул районыбызның Куакбаш авылында, укытучылар гаиләсендә туып-үскән, дөресрәге, Урмышлы авылында туган, ә аңа 20 көн дигәндә, әти-әнисен, икесе дә шул авыл мәктәбендә эшләгән яшь  мөгаллимнәрне әтисенең туган авылы Куакбаш мәктәбенә күчергәннәр.

Куакбашта 4 сыйныфны тәмамлагач, Фәния Әхмәтова “гыйлем эстәп” Иске Куак мәктәбенә юл тоткан, монда инде әтисенең “рус телен -үз ана телеңдәй яхшы белү кирәк” дигән сүзләре дә йогынты ясамый калмаган.

“Мин Куакбаштан Иске Куакка 20 километр араны җәяү йөреп укыдым, без үскән вакытта автобуслар бик сирәк, юлаучы машиналар да тыз-быз йөреп тормый иде. Урта мәктәпне тәмамлагач биш ел үз авылым мәктәбендә эшләдем, аннан Казан педагогия институтының табигый-биологик факультетына укырга кердем. Аны 1975 нче елда тәмамлап, Сугышлы мәктәбендә  химия-биология укыта башладым”.- дип искә төшерә Фәния Әхмәтова.

Тынгысыз укытучы тормышына, дәресләрдән соң алып барыла торган биология, экология түгәрәкләре, төрле фәнни-гамәли конференцияләр, туган як табигатен саклауга багышланган эшләр дә килеп кушыла. Республикада балалар өчен булган төп газета - “Яшь ленинчы” 1973 нче елда “Туган ягым-яшел бишек”экспедициясе игълан итә. Фәния Әнвәровна да үз укучылары белән бу республикакүләм чарага кушыла.

Сугышлы мәктәбенә 1990 нчы елда экология-биология фәннәрен тирәнтен өйрәнүче мәктәп дигән статус бирелә. Алар шушы юнәлештә республика һәм ил буенча уздырылган бәйге һәм олимпиадаларда даими катнашып киләләр.  Иң беренче республика олимпиадасында Фәния Әнвәровнаның Гөлшат Гарипова исеме укучысы 1 нче  урынны алып кайта.

(Дәвамын “Заман сулышы” газетының 29 ноябрь  санында укый аласыз).

Исламия Галимова тексты һәм фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев