Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның гомуми уңышларында лениногорскилыларның өлеше зур булуын билгеләде
Лениногорскига Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән килде.
Ул иң беренче шәһәрдәге М. Хәертдинов исемендәге балалар рәсем сәнгате мәктәбенең икенче бинасындагы капиталь ремонт барышы белән танышты, җитәкчелек һәм хезмәткәрләр, подряд оешмасы вәкилләре белән аралашты.
Ел саен укучыларның һәм аларның ата-аналарының дизайн, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгатькә өйрәнү теләге, кызыксынулары арта бара, шунлыктан рәсем сәнгате мәктәбенең Ленин урамындагы бинасы гына барлык теләүчеләрне сыйдырып бетерә алмады. Укыту өчен өстәмә бина турындагы сорау күтәрелде. Ике ел элек ике катлы «Лениногорскнефть» идарәсе бинасын сәнгать мәктәбенең структур бүлекчәсе итеп, бушлай тапшырганнар иде. Бүген биредә капремонт бара.
Эшләр “Мәдәният” илкүләм проекты буенча башкарыла. Ремонтның гомуми суммасы – 35 млн сум. Барлык эшләрне яңа уку елына төгәлләргә җыеналар. Рәсем сәнгате мәктәбе бинасының икенче бинасы 150 баланы сыйдырачак. Сигез уку кабинеты булачак, беренче каттта методик кабинет һәм күргәзмә залы ясарга җыеналар.
Мәдәният сараенда Фәрит Хәйрулла улы шәһәр һәм район активы белән очрашты.
Катнашучылар илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләрен карады. 2019 елдан бирле республика 13 илкүләм проектта катнаша, алар составына 50 төбәк проекты да керә. Биш ел эчендә модернизация уздырылган һәм 255 сәламәтлек саклау объекты, 80 мәгариф оешмасы, 77 спорт объекты, 60 мәдәният объекты, 650 автоюл төзелгән, 260тан артык җәмәгать урынында төзекләндерү эшләре узган.
«Республиканың уртак уңышларында Лениногорск халкының өлеше бик зур. Авырлыкларга да карамастан, без республиканың күпвекторлы икътисадын тотып кала алдык. Болар барысы да актуаль бурычларны чишүдә уртак эшләгән Татарстан җитәкчелегенең, муниципалитетларның, республика халкының зур тырышлыгын таләп итә», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Язманы тулырак “Заман сулышы” газетында җомга санында, 9 августта укый аласыз.
Розалия Мостафина һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2331226.htm сайты фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев