Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фатирда салкын булса, нишләргә?

Елның салкын вакытында фатирда температура +18-20°Cтан да түбәнрәк булырга тиеш түгел. Әмма фатирда суыграк булса, нишләргә?

Проблеманы хәл итү өчен башта йортка хезмәт күрсәтә торган оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу идарәче компания яки ТСЖ булырга мөмкин. Әгәр килешү турыдан-туры хезмәт күрсәтүчеләр белән төзелгән булса, мәсьәләне алар белән хәл итәргә туры киләчәк, дип аңлаталар Роспотребнадзорда.

Алга таба дәгъваны ике нөсхәдә төзергә кирәк. Берсе башкаручыга бирелә, икенчесендә кабул итү турында билге куела. Әгәр дәгъва кабул ителмәсә, аны почта аша тапшыру турында хәбәр белән җибәрергә кирәк. Дәгъвада фатирдагы температура норматив температурадан түбән булуын күрсәтергә кирәк, шуңа бәйле рәвештә фатирдагы һава температурасын үлчәүне таләп итегез. Бу вакытта Россия Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354нче номерлы “Күп фатирлы һәм торак йортларда биналарның милекчеләренә һәм файдаланучыларына коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында”гы карарына таянып була. 

Әлеге адымнар ярдәм итмәсә, яшәү урыны буенча Дәүләт торак инспекциясенә, шулай ук зыянны каплату өчен (әйтик, суык вакытт җылыту приборларыннан файдаланган булсагыз һәм электр энергиясе өчен түләү гадәти суммадан артып китсә) судка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/fatirda-salkyn-bulsa-nishlrg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев