Федотовка мәктәбеннән язалар: Бәйгеләр - яхшы тәрбиягә бер адым
Мәктәп тормышы – кеше гомеренең бәяләп бетергесез кадерле өлеше. Шуңа күрә гомернең бу аралыгын мәгънәле, акыллы, файдалы итеп үткәрү мөһим.
Хәзер мәктәпләрдә пионер, комсомол оешмалары юк, фермаларга шефлык итү кебек хәрәкәтләр дә бетте. Заман таләбе мәгариф системасына башка яңалыклар кертте. Мәктәпләрдә яңа юнәлешләр барлыкка килде: “Алдынгылар”, “Россия бөркетләре”.
Алар барысы да шул ук шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек юнәлешләре. Киләчәк өчен безгә белемле балалар белән беррәттән яхшы тәрбия алган яшь буын да кирәк.
Бу вазыйфаны, ягъни туган җиргә мәхәббәт, халкыбызның гореф-гадәтләрен, нәселеңне белү, әти-әнине олылау кебек хисләрне тәрбияләүне класстан тыш эшләр, әдәби-музыкаль кичәләр үз өстенә ала. Мәктәп тормышы шулай бара да. Бәйрәмнәр, бәйгеләр уздыру – тәрбиянең бер өлеше.
Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан күп төрле чаралар уза. Без Шөгергә, мәктәптән тыш эшләр үзәгенә “Утлы еллар җырлары” конкурсында катнаштык. Бу – зур әзерлек сорый торган бәйгеләрнең берсе. “Россия бөркетләре” юнәлешендә эшләүче башлангыч сыйныф укучылары белән без дә юлга кузгалдык, мәктәпнең иң актив классы ул, ә сыйныф җитәкчесе – Нина Федорова. Апалары аларны бик ярата, төрле бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулап торалар.
“Утлы еллар” конкурсына шулай ук районның башка мәктәпләре дә укучылар белән килгән иде. Куакбаш мәктәбе укытучысы Зәлия Гайсина 42 ел балалар укытуга күңелен бирә. Бәйгегә 1 сыйныф укучыларын “Священная война” җыры белән әзерләп килде. Сугышның нәрсә икәнен белмәгән балалар сугыш турында тирән эчтәлекле җыр белән килгәннәр.
Әле бәләкәй буйлы булсалар да, микрофонга үрелеп, балалар оста итеп башкарды. Укытучының хезмәте, эшенең нәтиҗәсе. “Үземнең класс балалары шул” дип, аркаларыннан сөеп торган мөгаллимәгә карата горурлык хисләре кабынды. Шулай эшләгәндә генә зур уңышларга риешеп була.
Шул ук мәктәптән “Җиңеп кайт” җырын 8 класс укучысы башкарды, бик ошады.
Куакбаш мәктәбеннән Флера Аскарова да озак еллар балалар белән эшли, тырыш, ярдәмчел, үз эшенең остасы.
Без – педагог-оештыручылар, авыл укытучылары һәрвакыт бер-беребез белән тыгыз элемтәдә торабыз, ярдәмләшеп яшибез. Урдалы мәктәбеннән Миләүшә Сабирова, Зеленая Роща мәктәбеннән Эльмира Шәрифуллина, Иске Иштирәк мәктәбеннән Рушания Гирфановалар һәрдаим ярдәм кулы сузалар, рәхмәт сезгә, коллегалар.
Яз айлары безнең күңелләрне җилкендереп, дәрләндереп тора. Бәйрәмнәр, бәйгеләр дәвам итә. Тиздән тагын Шөгердә, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә очрашачакбыз. Май ае – йомгак ясый торган ай, бу уку елында соңгы бәйге – “Радуга талантов” булачак. Бәйгене оештыручыларга – үзәкнең методистларына уңышлар теләп калабыз.
Галина Афанасьева,
Федотовка мәктәбе, педагог-оештыручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев