Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Февральдән эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме артачак

Бу хакта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Эшсезлек буенча пособие быелның 1 февраленнән 9,5 процентка индексацияләнәчәк, аның максималь күләме 15 мең сумнан артып китәчәк.

«1 февральдән 9,5 процентка индексациялибез. Максималь күләме 15 мең сумнан артык тәшкил итәчәк», - дип билгеләделәр ведомствода.

Пособие 2024 елда факттагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк – Росстат мәгълүматларына караганда, ул 9,52 процент тәшкил иткән.

Барлыгы 1 февральдән Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 40 тан артык социаль түләүләр һәм пособиеләр 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

 

чыганак

http://nashcheremshan.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев