Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фирдүс Тямаев «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында чыгыш ясаячак

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга берничә тапкыр ярдәм күрсәткән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев 12 сәгатьлек «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында катнаша.

Акция дүшәмбе, 15 июльдә «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза. Ул иртәнге 8дә башланып, 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Туры эфирда дистәләгән кунак булачак, алар контракт буенча хезмәт итү һәм хәрбиләр өчен каралган ярдәм чаралары хакында сөйләячәк.

Марафонга «Болгар радиосы», шулай ук республиканың башка телеканаллары да кушыла. Шул исәптән ТНВның «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә һәм канал сайтында да телемарафонның трансляциясе була.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев