Юлларда саклык кирәк.
Казанның Мәскәү районында Васильченко урамында «КАМАЗ» йөртүчесе зур тизлектә DAF йөк автомобиле составында парковкаланган Schmitz йөк ярымприцебына килеп кергән.
Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. Нәтиҗәдә «Камаз " йөртүчесе тулысынча кабинага кысылып кала. Алган җәрәхәтләрдән ул ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче урында ук үлә.
Юл-транспорт һәлакәте факты буенча материаллар процессуаль хәл итү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт идарәсенә җибәреләчәк.
https://dzen.ru/tatar-inform.ru
Нет комментариев