Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» бәйгесе үткәрелә

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә «Тукай әһәңнәре» Бөтенроссия укучылар бәйгесе үткәрелә.

Конкурсны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының чит телләр һәм тел белеме кафедрасы оештыра, дип хәбәр итә университет матбугат хезмәте.

Моның өчен 27 апрельгә кадәр оештыру комитетына гариза җибәрергә кирәк. Аннары «ВКонтакте»да «Тукай әһәңнәре» конкурсының рәсми төркемендә Габдулла Тукайның бер шигъри әсәренең видеоролигын урнаштырырга.

Чыгышны дөньяның теләсә кайсы телендә ясарга мөмкин. Декорацияләр, костюмнар һәм музыка куллану хуплана.

Оештыручылар конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар өчен дипломнар һәм сертификатлар әзерләде. Педагоглар (җитәкчеләр) рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.

Конкурс нәтиҗәләре 30 апрельдә «ВКонтакте»да «Тукай әһәңнәре» конкурсының рәсми төркемендә басылып чыгачак.

Барлык сораулар буенча оештыру комитетына 50unifirst@mail.ru язарга яки +7(843) 294 90 81 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев