Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гаиләләргә нинди салым ташламалары каралган?

Мәгълүм булганча, май аенда Президент имзалаган закон нигезендә, ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә җир кишәрлеген һәм анда урнашкан хуҗалык корылмасын сатканда салым түләүдән азат иттеләр. Гаиләләргә тагын нинди салым ташламалары каралган? Шул хакта искә төшерәбез.

* Ике һәм аннан да күбрәк балалары булган кешеләр торак сатудан килгән керемнән НДФЛ түләмәскә дә хокуклы. Федераль салым хезмәтендә искәртүләренчә, яңа фатирның мәйданы элеккесеннән зуррак булырга тиеш. Салым хезмәткәрләре балаларның яшенә дә игътибар итәчәк: салым ташламасы гаиләдә балигъ булмаган яисә көндезге бүлектә укучы 24 яшькә кадәр булган балалар яшәгән очракта бирелә.

* Күпбалалы гаиләләрнең милек һәм җир салымнары буенча өстәмә ташламалары бар. Торакның гомуми мәйданыннан һәр бала өчен биш квадрат метрны алырга кирәк. Мәсәлән, ир белән хатын 70 квадрат метрлы фатирда өч бала белән яши, ди, димәк, салым 55 квадрат метр өчен генә салыначак. Салым кодексының 391 маддәсе нигезендә, күпбалалы гаиләләр җир салымы буенча алты сутыйга «вычет» алырга мөмкин. Мәсәлән, әгәр участок ун сутый булса, салымны дүрт сутый өчен генә түлисе була.

* Балалары булса, дәүләт хезмәткәрнең салым салыначак керемен киметә. Беренче һәм икенче балаларга булган «вычет» күләме аена 1400 сумны тәшкил итә, өченче һәм аннан соңгы балаларга – 3, сәламәтлеге чикле балага – 12 мең сум. Салым «вычет»ын балигъ булмаган балаларга да рәсмиләштереп була. Икеләтә «вычет» исә опекун, баланы үзе генә үстергән анага яисә атага, баланы уллыкка яисә кызлыкка алган кешегә каралган. Бу ташлама баланы тәрбияләүченең еллык кереме 350 мең сумга җиткәнче бирелә.

Салым түләнми торган очракларны да искәртик:

– әгәр дә милек мирас буларак күчсә;

– якын туган яисә гаилә әгъзасы бүләк итеп бирсә;
– хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә милек саналса;

– бердәнбер торак булса;

– рента килешүе нигезендә кулланылышка күчсә.

2022 елда Россиядә яшәүчеләр салым «вычет»ы ярдәмендә 2,7 триллион сум акчасын кире кайтара алган. 2021 ел белән чагыштырганда, бу 400 миллиард сумга күбрәк. Халык ипотека, социаль, милек «вычет»ларыннан файдаланган.

 "Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев