Гидрометеорология үзәге Татарстанда быел җәй айларында булачак һава торышы турында сөйләде
Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь сөйләде.
Татарстанда быел җәй эссе була. Җәйнең һәр аенда һава температурасы нормадан югарырак булачак, дип көтелә.
«Россия Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, Татарстанда киләсе язгы һәм җәйге сезоннарда вегетация чорында һава температурасы нормадан бер градуска югарырак була. Явым-төшем норма чикләрендә булачак, дип көтелә», - дип сөйләде ул.
Сентябрьдә Татарстанда һава температурасы нормадан бер градуска һәм аннан да күбрәккә югарырак булачак, дип фаразлана. Синоптик мәгълүматларына караганда, киләсе җәйдә давыл, өермә, боз яву кебек куркыныч метеорологик күренешләр булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев