Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөлия Җамалеева якташыбыз Галия апа Рәхимова хакында яза

Аллаһы Тәгаләнең үрнәк булырдай шәхесләре булуы сөендерә, яшәү дәртен арттыра, рухны ныгыта.

Галия апа Рәхимова ап-ак карга төренгән гыйнвар аенда гомер бәйрәмен үткәрә. Ак кар кебек пакъ күңелле Галия апа күрешкәндә һәрвакыт “бәрәкәт” дип сүз башлый, һәм сөйләшкән вакытта да берничә тапкыр “бәрәкәт” сүзен кабатлап куя. Аның белән аралашканнан соң тирә-ягың, җаның бәрәкәт белән тула, күңелләр үсеп китә. Сүлпәнләнеп йөрүеңә оялып та куясың хәтта. Галия ападан үрнәк алып яшисе килү хисе тагын да яңара.

Күренекле галимебез Әнвәр ага Хәйри тәкъдиме, мәгариф идарәсе, мәктәп коллективы тырышлыгы белән Керкәле мәктәбендә үткәрелгән Җәмит Рәхимов укулары зур башлангыч булып тора. Берничә ел рәттән уздырылган бу укуларда республикабызның төрле районнарыннан укытучылар, укучылар актив катнаштылар. Җәмит абыйның иҗатын тирәнтен өйрәнеп, Галия апаның хезмәтен зурлап язылган эшләр китап булып басылды.Укып хәйран калырлык, җитди һәм фәнни нигезләнеп башкарылган хезмәтләр! Оештыручыларны, катнашучыларны Аллаһы Тәгалә дә шулай зурласын, олыласын, Әнвәр абый рухына догалар барсын.

Ак буранлы гыйнвар аенда Җәмит абый Рәхимовка да 88 яшь тулган булыр иде, аяныч арабыздан иртә китте. Туган көннәрендә һава торышы, аның холкы кебек буранлап та ала, дөньяны ап-ак карга күмә һәм җылытып та җибәрә, суыклары да куырып ала. Әйтерсең лә, табигать – ана менә ул, халкын яраткан, телен саклаган, тарихын кайтарган Җәмит Рәхимов, дия кебек. Аллаһы Тәгалә сынатмаганнарны гына сыный бит, күтәрә алмаслык авырлыклар бирми. Исәннәргә сабырлык бирсен.

Галия апаның тырышлыгы, “ТАТНЕФТЬ”нең ярдәме белән Җәмит абыйның Кыям Миңлебаев әзерләп “Рухият” фондына тапшырган 4 томлыгының 1нче томы укучыларга җиткерелде, киләчәктә тагын 3 томы да бастырылыр, китап булып дөнья күрер дигән өмет-ышанычта калабыз. “Һәр сүзне үз урынына куйган тел белән вакыйгаларны язган чагында милләтпәрвәр авторыбыз укучыга тәрбия дәресе дә бирә - гыйбрәт алуга, туган якны яратуга, татар халкының мәнфәгатен кайгыртып яшәүгә, ана теленең кадерен белүгә этәрә.” дип юкка гына язмаган ич, Кыям Миңлебаев.

Галия апа Рахимованың хезмәтен бәяләп “районыбызның мактаулы кешесе” исемен бирүләре өчен якташларыма чиксез рәхмәт. Нур өстенә нур, ямь өстенә ямь булды.
Галия апага сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, шатлык – куанычлар, изгелекләре игелекләр булып үзенә әйләнеп кайтуын телибез! Бергә булып, бердәм булып яшик! Үрнәк алырдай кешебезне саклыйк! Исән чагында кадерен белик!

Алдагы елларда да районара хезмәттәшлекнең матур үрнәге дәвамлы булсын дигән изге теләкләрдә калам.
Урмышлы мәктәбендә, Иске Шөгер мәктәбендә укыткан укытучыларыма зур рәхмәт, кайнар сәламнәремне юллыйм.


Гөлия Нәбиулла кызы Замалеева - Габидуллина, мөгаллимә, әдәби әйдәман, Әлмәт шәһәре.

Чыганак: https://vk.com/id140245704?w=wall140245704_36254

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев