Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гөмбә җыя беләсезме?

Хокук бозучыларга 1 млн.сумга кадәр штраф һәм 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган, дип сөйләде адвокат Елена Кудерко.

Кызыл китапка кертелгән гөмбәләрне җыю, саклау, ташу, сатып алу һәм сату өчен штрафлар һәм төрмә генә түгел, җинаять коралын - пычак һәм кәрзиннәрне конфискацияләү дә каралган.

Мацутакэ (tricholoma matsutake) рәтендәге гөмбәнең нинди булуын алдан ук ачыклагыз. 2024 елдан аны җыярга ярамый. 

"Ш.К."

Татарстан урманнарында ашарга яраклы эшләпәле гөмбәләрнең 200дән артык төре үсә. Эшләпәлеләр арасында 20ләп төре (чебен гөмбәсе, кызыл чебен гөмбәсе һәм башкалар) агулы, чикләнгән күләмдә ашарга яраклылары да (җыерчалы һәм җөйле гөмбәләр) бар.

Дәвалау һәм биологик актив матдәләре булган кайбер гөмбәләр (кара каен гөмбәсе, ак гөмбә, җирән гөмбә, арыш анасы һәм башкалар) халык медицинасында, чүпрә, пеницилл һәм башкалар халык хуҗалыгында файдаланыла.

Гөмбәләр табигатьтәге матдәләрне үзгәртүдә дә мөһим роль уйный: органик матдәләрне тарката һәм минераллаштыра, туфрак ясалу процессында катнаша. 49 төре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән (2016).

Гөмбәчедән лайфхак: гөмбәнең чын яки ялган икәнен аера алмасагыз, гөмбәне кисеп, аягыннан иснәп карагыз. Гадәттә, ашарга яраклы гөмбәдән тәмле, хуш исле гөмбә исе килә. Өегезгә алып кайткач, белгән кешедән сорасагыз, яхшырак булыр.

Бик күп булып, аяк астында «буталып» йөргән гөмбә – ашый торган гөмбә түгел. Андыйлары бик күп. Посадкага кергәч, поганкалар (агулы гөмбәләр) очраса, димәк, ерак түгел ашарга яраклы гөмбә үсә, дип билгеләп була. Кайчак агулы гөмбә үсмәгән урыннар була, андый урында ашый торган гөмбәне эзләп йөрүдән мәгънә юк. 

Гөмбәләрне дөрес эшкәртәбез: гөмбә җыярга яратучылар рецепты

«Мин һәрчак гөмбәне ике-өч тапкыр суда юам, чөнки сатуга әзерлим, кешегә теләсә ничек сата алмыйм. Бер тапкыр 20-30 минут пешерәм. Аннан соң тагын бер тапкыр юам. Тагын бер тапкыр пешерәм. Тагын юам. Тагын пешерәм һәм маринад ясыйм.

Майлы гөмбәнең эшләпәсен чистартырга онытмыйбыз. Кайбер кеше майлы гөмбәнең астындагы губкасын ала, аны алырга кирәк түгел.

Каен гөмбәсенең аягы бераз кара төскә керә, ул өлешен кырып төшерәбез.

Гөреҗдәнең өсте каралган була, аны әйбәтләп чистартырга кирәк. Мин тимер мунчала кулланам.

Дуңгыз гөмбәсен өч тапкыр пешерәм, аны шартлыча ашарга яраклы, диләр. Агуы юк дип беләм. Әмма ул – иң тәмле, итле гөмбә.

Йөнтәс гөмбәнең әчесе бар, шуңа күрә аны ике көн, суын алмаштыра-алмаштыра, суда тотарга кирәк.

Каен гөмбәсен, усак гөмбәсен кыздырып ашыйм. Маринадлап та ашаучылар бар. Майлы, баллы гөмбәләрне пешерәбез, маринадлыйбыз, кыздырып ашагач та тәмле. Гөреҗдә, җирән гөмбәләрне пешермичә тозласаң тәмле. Пешермичә тозлаган гөмбәне 40 көннән алда ашарга ярамый, җирән гөмбәне ашарга мөмкин.

Җирән гөмбәне чи килеш ашарга ярый, диләр. Урманда адашып калсаң, ашарга бернәрсә дә булмаса, җирән гөмбә белән тукланырга мөмкин. Үземнең чи килеш ашап караганым булмады.

Ал гөмбәне дә тозлап ашасаң тәмле. Аларны саклап кына, карап кына җыярга кирәк, чөнки алар тиз ватыла, тиз уалучан. Алып кайтып, кайнар суга салсаң, ватылучан булмый

"Интертат"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев