Гошер сәдакасын бирер вакыт җитте
Татарстанда Нәзарәт мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гошер сәдәкасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату кампаниясе дәвам итә.
Быел 20 сентябрь Гошер көне итеп игълан ителде.
Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
Һәркем, үз бакчасында үстереп, җыеп алган уңышның бер өлешен республика районнары һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә китерә ала. Мәчетләрдә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. кабул ителә. Аннан азык-төлек оешкан рәвештә аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла.
https://dumrt.ru/news/news_32363.html
фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев