Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гүзәл Удачина: Татарстанда социаль ярдәм буенча чат-бот эшләтеп җибәрү ниятләнә

Якын арада Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары буенча чат-бот кертү ниятләнә. Бу хакта «Все свои» телевизион марафоны кысаларында «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина сөйләде.

«Социаль челтәрләрдә, телеграм каналда шул чат-боттан файдаланып булачак. Бик тиз генә җавап алып булу ул бик мөһим», – диде.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, социаль ярдәм чаралары белән бәйле сораулар күп килә.

«Җирле үзидарә органнары, төбәк дәрәҗәсендәге, федераль дәрәҗәдәге ярдәм чаралары бар. Безнең фондта профессионаллар эшли. Кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатачаклар, киңәш бирәчәкләр. Ямашев проспекты, 1 адресы буенча көн саен сәгать 9.00 дан 18.00 гә кадәр көтәбез. Бушлай юридик, югары квалификацияле психологик ярдәм күрсәтелә. Алдан язылу кирәкми», – диде «Ватан сакчылары» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе.

"Т.И."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев