Гыйльмановлар гаиләсе: татлы җимешле гаилә агачы
Гаилә агачы төбенә хөрмәт, анлашу, сабырлыкны салсаң, жимеше татлы була. В. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенең география укытучысы Наил Анурбәк улы Гыйльманов улы белән гаилә кыйммәтләре турында фикерләшкәндә, аның теленнән яңгыраган сүзләр бу. Мөгаллим дә, гаилә башлыгы буларак та, тормыш турында авыз тутырып сөйләргә аның хакы бар, уртаклашыр тәҗрибәсе дә күп.
Наил һәм Лилия Гыйльмановларнын гаиләсе төзелгәнгә – 31 ел. “Без икебез дә Лениногорск районында туып-үстек, икебез дә – авыл балалары. Мин тумышым белән Иске Шөгер авылыннан, тормыш иптәшем –Лилия Атлас кызы – Сугышлыдан. Ул янәшәдә вакытта мин үземне иң бәхетле кеше итеп тоям. Ул һәр эшкә дәртләндереп тора, ул янымда булганда гына яңа үрләр яулый алам төсле…”, - ди Наил.
Менәргә иде Урал тауларына, басарга иде кыя ташына – җырда яңгыраганча, биек тауларга да менә, кыя ташларына да баса Наил. Сөйгәне белән бераз очрашып, аралашып йөргәч: «Вакыт сузып йөрмик, өйләнешик!”- дип төгәл, житез егет кенә кырт кисеп әйтә ала бу сүзләрне. Фикерләре, төп кыйммәтләре туры килгәнне анлагач, 1993 елда гаилә корганнар. Әлмәт медицина училищесын тәмамлаган Лилия Атлас кызы бүгенге көндә сәламәтлек саклау тармагында зур өлеш кертә. Ул Шөгер участок поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Тәүфыйклылык, тыйнаклык, жаваплылык хас булган Лилиягә эш урынында зур вазифа йөкләнгән: участок шифаханәсенә караган тирә-як авыллардан һәр кешенең үз вакытында диспансеризация үтүен күзәтү, контрольда тоту.
Наил 1983 нче елда Иске Шөгер мәктәбен тәмамлаганнан сон экскаваторчы һөнәрен үзләштерә. Армия сафларыннан соң шоферлыкка укый. Казан дәүләт педагогия институтынын география факультетында белем ала. 25 ел Сугышлы мәктәбендә эшләгәннән сон, 2013 елда В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенә күчә. Ул – актив җәмәгать эшлеклесе. Яшьрәк чакларында авыл сәхнәсендә оста итеп спектакльләр куйган. Наил укыткан балалар район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда, төрле чараларда призлы урыннар яулылар, укуларын уңышлы тәмамлап, югары уку йортларына керәләр. Хөкүмәтебез аның тырышлыгын, мәгарифкә куйган хезмәтен югары бәяләде: район администрациясенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе шул турыда сөйли.
Аңа максатчанлык хас. Ул башлаган эшен җиренә житкерә. Бу сыйфат аңа өч бала тәрбияләп үстергән әти-әнисеннән килгән. Әтисе аның өчен өлге, үрнәк булып тора. 91 яшьлек Анурбәк абзый бүгенге көндә хөрмәттә улы Наил һәм килене Лилия тәрбиясендә яши.
Наил белән Лилия – күп балалы әти-әни дә бит әле! Айнур, Илнур, Айсылу, Илназ, Айзилә өчен әтиләренең авторитеты беренче урында. Балаларның исемнәренә игътибар итегез әле, нинди мәгънәле, матур, саф татар исемнәре! Ир балалар – әтисе, кызлар әнисе янында булышып үстеләр һәм үсәләр. «Син булышкач, миңа бик рәхәт, син булмасаң, бу эшне бетереп булмый иде», дип, баланы үсендереп, канатландырып алырга кирәк”, - ди Наил. Бала үстерү җиңел түгел. Әти-әнинең йокысыз төннәре бихисап. Без үзебез дә гаиләдә биш кыз бала үстек, беләбез әти-әни хәлен. Бәйрәмнәрдә бергә җыелганда, “Без биш бала үстек әнкәй белән, без үсмәдек иркә кочакта. Без әнкәйнең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта” дип, гаиләбезнең гимнына әверелгән җырны җырлыйбыз.
Наил белән Лилия, ир белән хатын буларак, бер-берсен тулыландырып яши. «Без» дип сөйләшәләр, бер-берсенә елмаеп карыйлар. Май чүлмәге тышыннан билгеле: йорт тирәләре урамнан ук ялт иткән, өйләре төзек. Ике як нәселе дә гомер – гомергә күп итеп мал асраганнар. Гыйльмановлар бүген дә гел эштә, гел хәрәкәттә: дүртәр үгез асраган вакытлары булган. Күп итеп умарта тоталар. Бу эштә Наилнең ике өйләнгән уллары: Айнур һәм Илнур –ярдәмче. Әле яңа гына гаиләләре белән бердәм рәвештә Илнур улларына зур йорт торгызганнар. Киленнәре турында сорашкач, Наилнең йөзе тагын да ачылып, балкып киткән төсле булды. “Киленнәребез Гөлназ, Лилия – кызларыбыз кебек”, - ди ул. “Сезнең өчен гаилә нәрсә ул?” – дигән сорауга, “Гаилә ул – терәк, ышаныч,бер-береңне ишетә һәм юл куя белү, уртак максат, хыяллар”, - дигән жавап алдым.
Билгеле, парлы картлык турында хыялланалар. Киләчәктә балаларыбыз бер-берсенә якын, дус булып яшәсеннәр, тормышта терәк булсыннар, дигән теләк белән яшиләр.
Суфия Надыршина, Шөгер мәктәбе укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев