Һава торышы аркасында татарстанлыларга талпаннар 30 процентка сирәгрәк кадала
Хәзерге вакытта вәзгыять тыныч.
Республикада талпаннар активлыгы сезоны башыннан бирле табибларга 6792 кеше мөрәҗәгать иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк – узган ел 8926 очрак .
Хәзерге вакытта вәзгыятьне «тыныч» дип атарга мөмкин, шул исәптән һава шартлары аркасында, дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Талпаннарның 251 очрагы Татарстаннан читтә булган. Күпчелек очракта паразитларны табигатьтә «эләктереп алалар» — мондый кадалулар 85 процент булган. Барлыгы талпан боррелиозының 13 очрагы һәм энцефалитның өч очрагы теркәлгән, әмма соңгылары «читтән кертелгән».
- Бүгенгә талпанга каршы эшкәртүләр төгәлләнде диярлек. 3100 гектарда талпаннарга каршы эшкәртелде. Исегезгә төшерәм, бу нигездә массакүләм ял итү урыннары — парклар, скверлар, зират территорияләре һәм җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре, — дип сөйләде Авдонина.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев