Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташ шагыйрә Илсөяр Сәлахова: Дөнья болганганда, табигать тә тик тормый

Зеленая Рощада яшәүче Илсөяр Сәлаховадан актуаль иҗат җимеше.

Сез дә укып карагыз әле.

Ап-ак чәчәк аткан чакта,
Кышлар алды яз ямен.
Саг(ы) нып көткән җимешләрнең
Беләлми калдык тәмен.


Инде бүген календарьда
Декабрь дип язылган.
Тик нигәдер тамчы тамып,
Язлар исе таралган.

Бөтен донья болганганда
Табигать тә тик тормый.
Куян "мескен" дә аптырап,
Туннарын барлап болгый.

Печән, җиләк җыйганда да
Көзге яңгыр кунаклый.
Тик туганнар бер-берсенә
Юлларын сирәк таптый.


Илдә тынычлык урнашыр,
Туганлашып яшәсәк.
Табигать фасылларында,
Яратсак, кадерләсәк.


Илсөяр Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев