Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташларыбызны ТНВ каналыннан күрсәтәчәкләр

Зәңгәр экраннарда карарга онытмагыз.

6 апрель көнне, ягъни дүшәмбе  ТНВ-планета каналыннан «Әдәби хәзинә» тапшыруы якташ шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш. Бикчурин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты,  публицист, Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Мөэмин-Каратай авылында яшәп иҗат итүче  Таһир Шәмсуаровка багышлана.

Димәк, 6 апрель, 15 сәгать 20 минутта "Әдәби хәзинә" тапшыруы.

5 апрельдә – якшәмбе көнне ТНВ  каналында 7.00 сәгатьтә  Яңа Иштирәк авылы егете, Г.Камал исемндәге татар дәүләт академия театры актеры Раил Шәмсуаров гаиләсенә багышланган тапшыру булачак.

Тапшыруның исеме – “Әниемнең җылы кочагы”. 

Әгәр ТНВ каналыннан 7.00  сәгатьтә карый алмасагыз,  ТНВ –планета каналында 5 апрельдә 16 сәгать 15 минутта,  6 апрельдә - 8.30;  19.35 сәгатьтә.  9 апрельдә – 12.05 сәгатьтә тапшыруны кабатлап күрсәтәчәкләр.

 

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев