Якташыбыз Людмила Аланлының иҗаты турында «Күңелгә илһам килә» китабында укый аласыз
Татарстан китап нәшриятында «Күңелгә илһам килә» китабы басылып чыккан.
Китап-альманахка төрле яшьтәге 26 авторның әсәрләре тупланган. Якташыбыз Людмила Аланлының да иҗаты белән танышырга була анда, дип яза "Татар-информ" сайты.
Бу альманахларга ел саен 20-30 кеше керә: иҗатчылар, каләм әһелләре, яшьләр, өлкәнрәкләр, күп еллар китап чыгара алмаучы каләм ияләре дә бар. Алар классик шагыйрьләр дә түгелдер, халык арасында исемнәре дә бик яңгырамыйдыр, ләкин бик сәләтле авторлар», – ди язучы Галимҗан Гыйльманов.
Алар арсында: Тәслимә Низами, Рушания Гыйләҗева, Людмила Аланлы, Ринат Мәннан, Люция Әблиева, Надия Вәлиева, Алмаз Әхмәтгалиев, Айзирәк Гәрәева-Акчура, Марсель Шәрапов һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев