Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз, педагогик хезмәт ветераны Галия Рәхимованы соңгы юлга озаттылар

Бүген Керкәле зиратында Галия Мәгъсүм кызын җирләделәр.

Шәһәр һәм районның Мактаулы гражданины, мәгърифәтче, гомеренең 40 еллап вакытын әхлаклы балалар тәрбияләүгә багышлаган, язучы Җәмит Рәхимовның хатыны Галия Мәгъсүм кызы Рәхимованы соңгы юлга озаттылар. 89 яшендә арабыздан китеп барды.

Галия апа соңгы айларда сәламәтлегенә бәйле рәвештә, малайларында Санкт-Петербург шәһәрендә яшәде. “Ярый әле, чит якта җирләнмәде, үз ягына, туган авылына алып кайттылар”, - диде соңгы юлга озатырга килүчеләр.
Галия апа гомер буе Керкәлене яратып яшәде. Һәрвакыт кайтып, мәктәп белән тыгыз элемтәдә торды, балаларга рухи-әхлакый белем бирде. Шулай ук Керкәле авылы тавында балалар белән агачлар утыртып, үзеннән соң якты эз калдырды.

Галия Рәхимова белән хушлашу башта “Ихлас” мәчете ишегалдында булды. Аннан соң Керкәле авылына алып кайтып, Галия һәм Җәмит Рәхимовлар исемен йөрткән мәктәп ишегалдында хушлашу мәрасиме үтте.

Авыл мулласы җеназа намазы укыды.

Мәктәп директоры Әкрәм Гыйләҗев, шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров Галия Рәхимованың игелекле, якты эшләрен искә алып киттеләр, район һәм шәһәр мәктәпләре белән тыгыз хезмәттәшлек итүен әйттеләр. “Барлык эше – телебезне саклауга, иманны ныгытуга, әхлаклы, саф күңелле балалар тәрбияләгә багышланды”, - диделәр.

Улларының олы югалту кайгысын уртаклаштылар. Соңыннан улы Камил Җәмитович: “Әни киткәч, бар җылылык та аның белән китте. Без хәзер бушлык кына тоябыз”, - диде.

Җомга намазына кадәр гүргә иңдерелде. Галия Мәгъсүм кызының урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Розалия Мостафина
Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев