Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Раил Гыйззәтуллин 35 яшен Казанда концерт куеп үткәрде (+фотолар)

35 яшенә үзенә зур бүләк ясады.

Якташыбыз Раил Гыйззәтулинның Казанда концерт куячагы турында сайтыбызда хәбәр иткән идек, шулай ук газетта да бу хакта язма чыкты.

Иске Шөгердә туып-үскән моңлы, талантлы Раил хыялын чынга ашырды – Казан сәхнәләренең берсендә 35 яшьлек юбилеен концерт куеп үткәрү хыялы белән яшәгән.

26 ноябрьдә Казанда “Чулпан” мәдәният үзәгендә аның концерты гөрләп узган. Бу хакта Лениногорскидан концертка баручылар, шулай ук Раилнең концертын карап, фикерләре белән социаль челтәрдә уртаклашучылар да җиткерә.

Иске Шөгер авылы башлыгы  Лилия Шиһапова авылдашының концертын күреп, хозурланып кайткан.  Әлбәттә, Раилнең туганнары җыелып, ял концертына килгәннәр.

Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова район җитәкчелегенең котлавын тапшырды.

Шулай ук Лениногорск районының элеккге район башлыгы, хәзер Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов та концертны карап, соңыннан Раил Гыйззәтуллинга матур теләкләрен җиткерде һәм Татарстан Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгесен тапшырды.

Концертта Раил Гыйззәтуллин иң матур җырларын тамашачысына бүләк итте. Хәер, аның җырларын аерып карарга да кирәкми, барысы да маутр яңгырашлы. Шунысы үзенчәлекле: Раил җырларын баянга башкара. Концертта баян көйләрен Рөстәм Идиятов һәм Рүзәл Зиатдинов зур залга таратты.

 Регина Гыйззәтуллина кызлары Риана белән «Җырлыйм әнием турында»  җырын дуэт итеп башкардылар. Махсус шушы концерт өчен яздырылган яңа җырын бүләк иткән  Регина.

Шулай ук районыбызның Урдалы авылы кызы, җырчы Люция Мусина, җырчы Нурзадә, Ильдар Ямалиев, Габдулла Кариев театры артистлары : Фәнис һәм Алия Кәлимуллиннар чыгышы да булган.

Гади авыл егетенең 35 яшендә шулай зур сәхнәләрне яулавы бары хөрмәткә һәм мактауга лаек. Тырышлыгы, үҗәтлеге белән зур сәхнәгә менде. Афәрин, киләчәктә дә уңышлар телибез, Раил.

Казан тамашачысы Гөлшат Әюпованың фикере: “Концерт яхшы оештырылган, режиссура ягыннан да бик камил иде. Раил Гыйззәтуллин җырчы гына түгел, ә сүз остасы да икән. Тырыш һәм зәвыклы, эшлекле егет икәне һәр әйткән сүзеннән күренеп тора. Җор һәм тапкыр сүзле, молодец!. Иҗатташ дусты, алып баручы Рушания апа әйтмешли, бик игелекле, кешелекле, туган җанлы егет икән безнең Раил”

 

Розалия Мостафина

фотолар: Р.Гыйззәтуллиның социаль челтәреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев