Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз Роза Сәлманова: «Мәктәпне саклап калырга иде»

Авыл язмышы өчен борчылып.

Югары Чыршылыда туып үсеп, озак еллар укытучы булып эшләгән Роза Абзалова-Сәлманова үзенең социаль челтәрендә Югары Чыршылы авылы фотоларын урнаштыра. Берсендә ул “Авыл мәктәбен саклап калырга иде”, -дип язды. 

Аның әйтүенчә, Югары Чыршылы мәктәбен 1929-1930 елларда шул чорда укытучы булып эшләгән Мифтахов Һилалетдин, Кәбиров Мөхәммәтнәсип абыйлар салдырганнар. “Авылдашыбыз Насыйбуллин Зиннәтулла аганың  "Чәшелем-асыл илем"  китабында тәфсилләп язылган”. 
Роза ханым Сәлманова авыл язмышы өчен борчылып, мәктәпне саклап калырга иде, ди. Бик күп гасырлар буена мәгърифәт учагы булып торган авыл бит ул – Югары Чыршылы.

 “Ярый әле, медпункт сакланып калган”, - дип өстәп куя ул.

Югары Чыршылы авылының барлыкка килү чоры 1724 елга, урыс патшасының халкыбызны христианлаштыруга багышланган указы чыккан елга туры килә. Кара урманнар эчендә, хәзерге Югары Чыршылы авылы урнашкан гүзәл почмакта өч чәше куеп тормыш башлап җибәргәннәр.

“Авылыбызның милләтпәрвәр, зыялы кешесе булган Зиннәтулла ага Насыйбуллин изге ният белән, ерак әби-бабаларыбызның язмышлары аша авылыбызның тарихын язып калдырган. Бу язмаларны тагын да тулыландырып, бүген шунда яшәүче нәселләрнең шәҗәрәсен ясап, шул еллардагы вакыйгаларны тасвирлаган йөзләрчә фотосурәтләр туплап, зур күләмле, бик сыйфатлы, бай эчтәлекле "Чәшелем – асыл илем" дигән  авылның 280 еллык тарихын чагылдырган китап бастырылды. 

Зиннәтулла аганың вафат булуыннан соң унҗиде ел вакыт узгач, без – авылдашлары, төрле һөнәр ияләре, аның язмаларына нигезләнеп чыгарылган шушы китап-альбомны авыл бәйрәме көнне (26 июнь, 2004 ел) халыкка өләштек”, - дип яза Роза ханым. 

 

фотолар: Р. Сәлмановадан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев