Якташыбыз, тыл хезмәтчәне Галия Миңлегулованы гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр
Сугыш еллары авырлыгын күреп үскән буын.
Галия Хаҗиәхмәт кызы Зәй-Каратай авылында туып-үскән. Әтисе һәм әнисе тырыш, кулларыннан гөлләр тама торган булдыклы, заманына күрә гыйлемле кешеләр булганнар.
Тәртипле, уңган әти-әни балаларын да кече яшьтән шундый итеп тәрбияләгән. Гаиләдә дүрт бала үсә, иң олысы – Галия апа. Бөек Ватан сугышы башланганда 11 яшьтә була.
Сугыш елларында колхозда кырда эшләүчеләргә аш пешерүче булып эшли. Авырлыклар күрсә дә, бирешми.
Сугыштан соңгы елларда Бөгелмә сәүдә училищесын тәмамлый. Галия апа туган авылы Зәй-Каратайга кайтып, ОРС, РАЙПО системасында эшли. Шушы авыл кешесе үскән Шакир Миңлегулов белән гаилә корганнар, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар балаларының өчесенә дә югары белем биргән.
Бүгенге көндә алты онык, 5 оныкчыкның – яраткан, кадерле әбисе.
Гомер бәйрәме – 95 яше уңаеннан, шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова котлады, исәнлек, тыныч тормыш теләде.
Котлауларга без дә кушылабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев