Республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленә гаризалар кабул итү вакыты 31 мартка кадәр озайтылды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу катнашучыларга үз медиапроектларын тәкъдим итү өчен өстәмә мөмкинлек бирәчәк.
«Ялкын» фестивале – Татарстанда яшь журналистларны һәм мәктәп медиаредакцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект. Фестивальгә Татарстан мәктәпләренең медиакомандалары чакырыла: газета, журнал, радио һәм телевидение студияләре, социаль челтәрләрдәге каналлар һәм башка форматлар. Укучылар 12-18 яшьтә булырга тиеш.
Фестивальдә ике төп номинация буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Рус телендәге мәктәп медиасы» һәм «Татар телендәге мәктәп медиасы». Фестивальнең төп бүләге – Гран-прига иң яхшы мәктәп медиасы ия булачак. Бүләк – «Тур для СВОих» Бөтенроссия социаль туристик маршруты кысаларында сәяхәт.
Шулай ук жюри түбәндәге индивидуаль номинацияләрдә иң яхшыларны сайлаячак: «Иң яхшы журналистик материал», «Иң яхшы радиопроект», «Иң яхшы видеорепортаж», «Иң яхшы медиа-дизайн», «Иң яхшы фото һәм видеоконтент» һәм башкалар.
Тулырак мәгълүмат – «Ялкын» журналы сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук фестивальнең Телеграм һәм МАХ тагы төркемнәрендә. Гариза бирү өчен сылтама аша үтәргә кирәк.
Нет комментариев