Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел алдыннан Адельнең хыялы чынга ашты

Яңа ел алдыннан «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе уздырыла.

 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов әлеге акциягә кушылды. Кечкенә Адель Имамовның теләген тормышка ашырды. Аңа "акыллы колонка" - яндекс- станция бүләк итте.

Адель әлеге колонка турында хыялланган булган, ул аның аша әкиятләр, музыка тыңлый алачак һәм мәгълүматлар да ала алачак. Адель район башлыгына шигырь дә сөйләп күрсәтте. Рәгать Хөсәенов аңа исәнлек, уңышлар теләде.

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе менә бишенче ел Россия Президенты В.Путин инициативасы буенча уздырыла.   Әлеге акция аша сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдәге балалар үзләренең хыялларын чынга ашыра алу мөмкинлегенә ия.

 

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2154897.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев