Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел бәйрәмнәрендә Лениногорскида «Ашыгыч ярдәм» бригадасы 739 чакыру кабул иткән

Лениногорскида бәйрәм яллары вакытында, ягъни 1 гыйнвардан 8енә кадәр “Ашыгыч ярдәм” бригадасы хезмәткәрләре пациентларга 739 тапкыр барганнар.

Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 100 очракка кимрәк.

Лениногорск “Ашыгыч медицина ярдәме” станциясе мөдире Владимир Павельев әйтүенчә, быелгы бәйрәм чоры тынычрак узган. “Безгә – ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә быелгы Яңа ел көннәрендә халыктан чакырулар азрак булды, узган ел 839 чакыру булса, быел – 739. Гадәттән тыш очракларсыз үтте. Шулай ук сыйфатсыз алкоголь кулланып, аның белән агулану очраклары да булмады. Элегрәк мондый озын бәйрәм ялларында шуңа охшаш очраклар күзәтелде”, - дип сөйли Владимир Павельев.

Аның әйтүенчә, халыктан килгән чакырулар арасында кискен йөрәк патологияләре белән бәйле авырулар өстенлек итә. Мондый очрак 4 тапкырга күбрәк.

Калганнары – гипертоник авырулар, инсультлар, вирус инфекцияләре, травмалар алу – 2023 ел белән чагыштырганда бераз кимрәк.

Әйтик, гипертоник авырулар 18 очракка азрак, 2023 елда 131 булган.

Вирус инфекцияләре 2023 елда 226 очрак булса, 2024 елда – 184.

Юл-транспорт һәлакәтләренә бер тапкыр чакыру килгән, узган елда мондый төр чакыру булмаган.

Авыл халкыннан “Ашыгыч ярдәм” машинасын чакырулар 74 мәртәбә килгән, узган ел – 84.

Балалар авырулары белән бәйле булган чакырулар да быел кимрәк, ди Владимир Павельев. “1 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 106 чакыру кабул иттек, узган ел – 131 очрак иде”, - ди ул.

Травмалар алу – шулай ук бәйрәм ялларында күзәтелә торган хәл. Быел 30 чакыру кабул иткәннәр, 2023 елда 45 булган.

 

Язманы тулырак "Заман сулышы" газетында 12 гыйнвар санында укый аласыз.

фото: Татар-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев