Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елдан юлларда яңа билгеләр барлыкка киләчәк

2023 ел юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы яңалыклар алып килде.

Самокатлар “тәртипкә” кертелә
Март аеннан юл йөрү кагыйдәләрендә индивидуаль мобильлек чаралары дигән аңлатма барлыкка киләчәк. Сүз гидроскутер, сигвей, электросамокат һәм электроскейтбордлар хакында бара.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, барлык индивидуаль мобильлек чаралары велосипед һәм җәяүлеләр юларыннан, хәтта тротуардан йөрергә хокуклы.
Тротуардан авырлыгы 35 килодан җиңелрәк мобиль чараларга йөрергә рөхсәт ителә. Мондый "транспорт" руле артына 14 яше тулган кешеләр утырып, юлның уң ягыннан йөри алачак. Тизлек 25 сәгатенә чакрымнан артмаска тиеш.

Юл билгеләре
Яңа елдан юлларда яңа билгеләр барлыкка киләчәк. Башлыча бу индивидуаль мобильлек чараларында йөрүчеләргә кагылачак. Яңа билгедә самокатта йөри торган кеше рәсеме төшереләчәк. Билгеләрне ни рәвешле куллану һәм кая урнаштыруны муниципаль хакимият үзе хәл итә.

Моннан тыш “Автобуслар хәрәкәте тыела” дигән билге дә барлыкка киләчәк. Бу тыюлар мәктәп автобусларына һәм җәмәгать транспортына кагылмаячак.
Электромобиль хуҗалары өчен дә яңалык бар. Хәзер мондый машина йөртүчеләр өчен булган махсус станцияләрне кабельле вилка төшкән билге буенча танып булачак.

Түләүле машина кую урыннары моңа кадәр  “Р” билгесе белән күрсәтелә иде. Хәзер бу билге янында тагын тимер акча билгесе дә барлыкка киләчәк.  Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен булган урыннар инвалид коляскасы төшерелгән билге ярдәмендә күрсәтеләчәк.

Машиналар өчен түләүле һәм түләүсез урыннарны аерым зоналар белән күрсәтәчәкләр. Түләүле урыннар – зәңгәр, бушлай урыннар ак төс белән билгеләнә. Ә менә юллардагы сары линияләр маршрутка һәм таксилар туктый торган урыннарга сызылачак.

Светофорларда да үзгәрешләр көтелә. Хәзер аларда янып-сүнеп ала торган аерым секция барлыкка килә. Шул рәвешле машина йөртүчеләрне алар борылачак юлда яшел сигнал януы һәм анда җәяүле булырга мөмкинлеге хакында кисәтәләр.

Электрон таныклык
Эчке эшләр министрлыгы машина йөртү таныклыгына тапшыру кагыйдәләренә төзәтмәләр әзерләгән. Үзгәрешләр имтихан  бирүче тапшырырга тиешле документлар исемлегенә кагыла. Министрлык медицина бәяләмәсен исемлектән төшереп калдырырга һәм  бу мәгълүматларны турыдан-туры Сәламәтлек саклау министрлыгыннан сорарга тәкъдим итә.

http://shahrikazan.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yaa-eldan-yullarda-yaa-bilgelr-barlykka-kilchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев