Лениногорск егетләре армиягә китте
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск егетләре армиягә китте

Лениногорскида 1 ноябрьдән көзге чакырылыш башланды.

 

31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел көзге чакырылыш өлешчә мобилизациягә бәйле рәвештә 1 айга соңрак башланды. 8 ноябрьдә Лениногорскидан егетләрнең беренче төркеме армиягә хезмәт итәргә китте. 14 егетебез солдат шинеле киячәк. Егетләр өчен армия хезмәте вакыты – 12 ай.

Хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операциядә катнашырга җәлеп ителмәячәк, дип хәбәр итә Татарстан хәрби комиссариаты.

 

 


Нет комментариев