Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елны бәйрәм итәргәме-юкмы икәнлеген һәркем үзе хәл итәргә тиеш

Яңа елга бәйле сорауга «Иске таш» мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Юнысов җавап бирде.

– Быел Яңа ел чараларын уздыру-уздырмау уңаеннан бәхәс купты. Халыкның бер ише аларны кирәк дип саный, икенче берләре: «Уйнап-көлеп йөрер чак түгел», – ди. Бу уңайдан сезнең фикерне дә ишетәсе килә.

– Бездә төрле заманнар булды бит инде. Бөек Ватан сугышы, әфган сугышы вакытында да артистлар, егетләр янына барып, концертлар куеп, солдатларның күңелләрен күргәннәр. Шуңа күрә Яңа ел чаралары да халыкның күңелен күтәрү, бераз гына күтәренке рух бирү нияте белән үткәрелә, кирәктер. Әгәр халыкның күпчелеге: «Безнең хәзер уебыз бәйрәмдә түгел», – дип саный икән, аларга да каршы килеп булмый. Һәр кешенең – үз нияте. Яңа елны ничек каршы аласын да, аны гомумән бәйрәм итәргәме-юкмы икәнлеген дә һәркем үзе хәл итәргә тиеш.

 

Динә Гыйлаҗиева, Ватаным Татарстан

https://yashel-uzan.ru

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев